Татарстанда яңгырлар көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда яңгырлар көтелә

Татарстанда пәнҗешәмбе көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән республиканың кайбер районнарында томан булыр дип көтелә. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлек белән булачак.

Көндез температура +14...+19 градуска кадәр булачак.


Нет комментариев