“Туган як -Агро” җәмгыяте кыр эшләрен башлап җибәрде
Хәбәрләр

“Туган як -Агро” җәмгыяте кыр эшләрен башлап җибәрде

Җәмгыять механизаторлары, районда беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә кереште.

Алар «Туман» агрегаты белән күпьеллык үлән, уҗым культуралары басуларына минераль ашлама кертә. 

Көздән чәчелгән уҗым культуралары 1000 гектарны, күпьеллыклар 450 гектар мәйданны били. 10 апрельдә минераль ашлама кертә башладык. Уҗымнарга һәр гектарга −120, күпьеллыкларга 100 килограмм исәбеннән аммияк- силитра ашламасы кертелә, — диде хуҗалыкның баш агрономы Ирек Тимершин.


Нет комментариев