Туган якның тарту көче: Мәскәүдән – Иске Тәрбиткә
Хәбәрләр

Туган якның тарту көче: Мәскәүдән – Иске Тәрбиткә

Иске Тәрбит авылына баргач, безгә Киров урамында яшәүче Шоркиннарның йорт-җирен күреп чыгарга киңәш иттеләр.

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, заманча итеп төзелгән, яшеллеккә күмелгән бик матур йорт янына килеп туктадык. 

Чыннан да, Шоркиннарның зәвыгына һәм тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бакчаларында, аллы-гөлле чәчәкләр белән беррәттән, безнең якларда сирәк очрый торган үсемлекләр дә күз явын ала. Аларны махсус питомниклардан сатып алганнар, Мәскәүдән үк алып кайтканнар. Гүзәл бакчаны ләкләк кебек төрле кызыклы фигуралар бизи. Ишегалды да үзе бер дөнья: монда өстәл-урындыклары, диваны, плитәсе булган, су кертелгән җәйге кухня да ясап куйганнар. Кое да, мунча да тышкы яктан зур зәвык белән бизәлгән. Бу кадәр матурлыкны дизайнер тудыргандыр дип уйлаган идек башта. Әмма, юк, әлеге гүзәллек — Шоркиннарның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Иске Тәрбиттә әле шушы елларда гына яңа тормыш башлап җибәргән Зинаида һәм Владимир Шоркиннар кырык елдан артык Мәскәү шәһәрендә яшәгән. Озак еллар дәвамында Россия башкаласында гомер кичерсәләр дә, күңелләре белән беркайчан да туган якларыннан аерылмаган, җанга якын авыллары белән бәйләнешне өзмәгәннәр. Аларның икесе дә озак еллар дәвамында шәһәрдәге иң җаваплы өлкәләрнең берсендә — лифтларны техник карау һәм ремонтлау юнәлешендә намуслы хезмәт куйган. Мәскәүдә аларның ике уллары үсеп буйга җитә, өйләнә, балалар үстерә. 

Шоркиннар кайчан да булса туган якка күченеп кайтасыларын белеп яшәгән. Шуңа да 1996 елда ук Иске Тәрбит авылыннан җир участогы алып куялар. Шул елны булачак бакчаның нигезен салып, алмагачлар утырталар. Быел алма елы бит, агач ботаклары алмалардан сыгылып утыра. Пенсиягә чыккач, балачаклары узган авылларында яши башлыйлар. Зур тырышлык белән иркен һәм заманча йорт салып чыгалар, газ кертәләр.

— Без ата-бабаларыбыз җиренә, үзебез туып-үскән җиргә әйләнеп кайттык. Туган җирнең тарту көче бик зур ул. Һәр көнебез ниндидер шөгыль белән уза. Хәзер бакчада уңыш өлгергән чак. Без бөтен эшне икәү бергә башкарабыз, ир-ат, хатын-кыз эше дип бүлеп тормыйбыз. Авылдагы рәхәтлекне сөйләп бетереп булмый, — диде Зинаида Анатольевна.

Сүзгә йорт хуҗасы Владимир Илларионович кушылды.

— М-12 тизйөрешле юлның Кайбыч районы аша узы безнең бәхеткә ул. Хәзер Мәскәү белән авылыбыз арасын узу берни түгел. Безнең капка төбеннән Мәскәүдәге йорт подъездына кадәр нәкъ җиде сәгать юл узабыз,— диде ул. 

Шоркиннарның тырышлыгы, туган җиргә булган чиксез мәхәббәте авыл кешеләре арасында да соклану уята. 

— Туган җирне яратып, авылыбызга күченеп кайткан бу гаиләне күпләргә үрнәк итеп куярлык. Шоркиннар авылда үткәрелүче өмәләрдә актив катнаша, зиратны чистартуда да читтә калганнары юк. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыйганда да үз өлешләрен кертәләр. Зинаида Анатольевна маскировка челтәре үрүдә дә катнаша,— диде Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев. — Безнең авылда рәхәтләнеп яшәргә була: өйләргә су, газ кергән, юл бар, урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр, мәдәният йорты, почта һәм башка оешмалар эшли. Авылда кеше табигатькә якынлаша, стресстан арына һәм үз куллары белән матурлык тудыра. 

Җирлек башлыгы хаклы: Шоркиннарның тырышлыгы нәтиҗәсендә кайчандыр ташландык булган җир гөлбакчага әйләнгән. Мондый тырышлык — яшьләргә дә зур үрнәк.


Нет комментариев