Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Универсиада уты Кайбычка килә

    XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты Кайбычка 3 июльдә көндезге сәгать уникегә килеп җитәчәк. Спортчыларны мәдәният йорты янында каршы алачаклар. Әлеге тантанага фольклор ансамбльләр дә чакырылган.

    Универсиада утын йөртүчеләр Гыйсмәтуллин, Галия Кайбицкая, Үзәк, Рәфыйк Гарәфетдинов, Кояшлы бульвар, Төзүчеләр, Чишмәле урамнары аша узачак һәм ял паркына төшәчәк. Бу көнне Кайбычта Яшьләр көненә багышланган чаралар да үтә. Программада - спорт уеннары, концерт, дискотека, балалар өчен аттракционнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: