25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә
Хәбәрләр

25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Бу эш бары тик тумыштан таланты һәм күңел тартуы булган, көчле характерлы, олы йөрәкле кешеләргә генә җиңел биреләдер. Нәкъ менә сез өлкәннәрне дә, кече яшьтәгеләрне дә үз артыгыздан ияртә, мавыктыра, матурлык дөньясына алып керә беләсез. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез, төрле милләт халыкларының традицияләрен ачып бирәсез. Районыбызда бәйрәмнәр уздыру, яңа проектлар уйлап табу, яшь талантларны барлау буенча да күп эш башкарыла. Бар гомерен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган ветераннар, әлеге йөкне үз җилкәсендә тартучы хезмәткәрләр! Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади ялкын, гаилә иминлеге телим.


Нет комментариев