Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Ак калфак”та яңа җитәкче

Кайбычта “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасын рәсми рәвештә оештыру җыелышы булды.

Бөтендөнья Татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев алып барган әлеге җыелышка төрле өлкәләрдә –район Советы, башкарма комитетта, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр, пенсия яшендәге актив хатын-кызлар чакырылган иде. Алар “Ак калфак”ның Кайбычтагы җитәкчесе итеп бертавыштан “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Җәмилә Сәгыеваны сайладылар. 
Җыелышны башлап җибәргән Рәмис Хәялиев гүзәл затларыбызга “Ак калфак” оешмасының нинди эшләр белән шөгыльләнүе, аның әһәмияте, хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. Кайбычта туган телебезне, әби-бабайлардан килүче гореф-гадәтләр, милли моңнарыбызны саклау, балаларыбызны милли рухта тәрбияләү буенча төрле чаралар еш үткәрелә, дини тәрбиягә дә игътибар зур. “Ак калфак” оешмасы әнә шул эшләрнең башында тора. 
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешманың рәисе Кадрия Идрисова татарлар гомер кичергән барлык шәһәр-районнарда да хатын-кызлар оешмасы булырга тиеш дип саный. Ул үзе бу эшкә җаны-тәне белән кереп китте, әледән-әле төрле чаралар үткәрә. Дөньяның барлык кыйтгаларыннан җыелган ак калфаклылар өчен ел саен узучы форумнарда безнең Кайбычтан да катнашалар. Быел анда Җәмилә ханым Сәгыева барды. Шуңа да ул, оешманың яңа сайланган җитәкчесе буларак, үзенә эш юнәлешен билгеләп куйган инде. Калфак чигү, милли ризыкларыбызны әзерләү буенча аш-су осталары катнашында мастер-класслар үткәрү, төрле мәдәни чаралар үткәрү күздә тотыла. 
Җыелышта “Ак калфак”ның яңа составы да сайланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев