Инвалидлар декадасы уңаеннан үткән атнада РФ Пенсия Фондының Кайбычтагы идарәсе хезмәткәрләре район Картлар һәм инвалидлар йортында кунакта булды.
Алар Картлар йортындагы әби-бабайларның хәлләрен белеште, пенсияләр турындагы сорауларына җавап бирде, яшьлек хатирәләрен уртаклашты. Биредә тәрбияләнүчеләр идарә хезмәткәрләрен һәрвакыт көтеп ала, бу юлы да очрашу алар өчен кечкенә бәйрәмгә әверелде.
Нет комментариев