Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыктан Миңгалиевлар гаиләсе «Нечкәбил-2018» бәйгесенең зона турында катнашты

Тәтештә ана матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы «Нечкәбил-2018» республикакүләм бәйгесенең зона этабы узды. Анда безнең районнан Борындык авылында яшәүче Энҗе һәм Ранил Миңгалиевлар гаиләсе катнашты. Әлеге бәйге күркәм гаиләләрне барлау, аналарның җәмгыятьтәге абруен тагын да күтәрү, бәхетле гаиләләр мисалында сәламәт яшәү рәвешен, милли һәм мәдәни традицияләрне пропагандалау, шәфкатьлелекне үстерү максатында үткәрелә.

Зона турында алты гаилә катнашып, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләгән, аш-суга осталык ларын күрсәткән, концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Миңгалиевлар «Матурлык һәм гармония» номинациясендә – катнашучы һәм «Кунакчыл гаилә» номинациясендә җиңүче дипломнарына, фестивальнең партнерлары һәм спонсорлары тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә лаек булган. Бәйге финалына үтүчеләр, 22 сентябрьдән соң, зона турлары тәмамлангач игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев