Быел Кайбыч районында 103 чыгарылыш класс укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак
Хәбәрләр

Быел Кайбыч районында 103 чыгарылыш класс укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак

Аларга узган ел мәктәпне тәмамлаган тагын бер укучы килеп кушылачак.

- Укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган. Әлеге фәннән 48 укучы имтихан тапшырырга әзерләнә. Узган елларда да җәмгыять белемен күп укучылар сайлый иде, - диде мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова.

Биологиядән имтихан тапшырырга теләүчеләр саны бераз кимегән. Бу фәннән 25, физикадан - 18, тарихтан - 14 укучы, ә менә химиядән 4, инглиз теле, информатикадан - икешәр, география, татар теленнән берәр генә укучы имтихан тапшырырга җыена.


Кайбыч районында 103 чыгарылыш класс укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак бердәм дәүләт имтиханы

Нет комментариев