Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин эш төркеме карары нигезендә Рамазан ае уразасының кайчан башланачагын раслады. Быел мөселманнар уразаны 9 июльдә тота башлаячак. Аның соңгы көне - 7 август.
Уразаның кыйммәте - көндез ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне - иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату - ахшам намазы белән башлана. Ураза гаете 8 августта билгеләп үтеләчәк.
Нет комментариев