Чүти авылыннан Украинага чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Хәбәрләр

Чүти авылыннан Украинага чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Махсус операциядә катнашучы якташларыбызга Чүти авылыннан өченче тапкыр гуманитар ярдәм озатылды

Алдан җибәрелгән ике олауны шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов озаткан булса, бүгенгесе шушы авылдан шәхси эшмәкәр Ирек Гыйльфановтан булды. Аның шәхси пилорамыннан Украинага 20 кубометр такта җибәрелде. Йөк төяүдә Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки авыл җирлекләре башлыклары Петр Тараканов, Виталий Тимофеев, Федор Поляков һәм пилорамда эшләүче егетләр катнашты.

Болардан тыш, шәхси посылкалар, Чүти авыл җирлеге халкыннан бер тонна бәрәңге, эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллиннан «УАЗ — Патриот» автомобиле өчен бер комплект көпчәкләр, тушенкалар, ысланган ит озатылды.

Бу йөк мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннарының «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте ярдәме белән озатылды. Әлеге хәрәкәтне Лилия Култышева оештырган.

Чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты һәм эшмәкәр Ирек Гыйльфановка, йөкне илтүче автомобиле хуҗасы, «Резерв» транспорт оешмасы директоры Роман Каштановка, озата баручы, әфган сугышы ветераны Ринат Камалетдиновка, йөк төяүдә катнашкан һәркемгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.


Нет комментариев