ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов эш визиты белән Кайбычка әледән-әле кайтып йөри.
Депутат булып сайланганнан бирле ул редакция белән тыгыз элемтәдә тора. Матбугатка язылу чорында без аның ярдәмен даими рәвештә тоябыз. Һәр яртыеллык саен ул тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, ятимнәрне, күп балалы гаиләләрне «Кайбыч таңнары» газетасына яздыру өчен финанс ярдәме күрсәтә.
Агымдагы елның икенче яртыеллыга өчен подписка дәвам итә. Фәнил Фиргатович газетабызны яратып укучыларга кабат подписка бүләк итте.
«Кайбыч таңнары» газетасын үзем дә яратып укыйм",- ди ул.
Нет комментариев