Федоровское мәктәбе укучылары курчакларга төрле милләт костюмнары тегә
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбе укучылары курчакларга төрле милләт костюмнары тегә

Әлеге рәсемдәге берсеннән-берсе матур курчакларга киемнәрне Федоровское мәктәбе укучылары әниләре белән бергәләп теккән.

Ел саен үткәрелүче «Дуслык чәчәге»  фестивале кысаларында укучылар, төрле милләтләр турында белешмә туплап, аларның гореф-гадәтләрен генә сурәтләп калмыйча, костюмнарын үзләрендә генә түгел, курчакларда да күрсәтәләр. Башка конфессия вәкилләренә хөрмәт белән карарга кирәклеген балачактан ук әнә шулай сеңдерәләр бу мәктәптә.
 


Нет комментариев