Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музейга Тынычлык байрагы тапшырдылар

«Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының 70 еллыгы» программасы кысаларында Апас, Кама Тамагы районнарындагы һәм Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейга Тынычлык байрагы тапшырдылар. Әлеге тантаналы чара Апастагы туган якны өйрәнү музеенда узды. Анда яшь армиячеләр, укытучылар, пенсионерлар һәм ветераннар катнашты.

Тынычлык байрагы – амарант төсендәге боҗра эченә өч түгәрәк ясалган флаг. Ул Рерих Пакты – фән һәм сәнгать оешмаларын, һәм тарихи һәйкәлләрне яклау турындагы тарихтагы беренче халыкара килешү символы булып тора. Аны Тынычлык байрагы Халыкара комитетының вәкаләтле вәкиле Тамара Макаренко тапшырды. Ул әлеге районнарда яшәүчеләрнең барысына да тынычлык һәм иминлек теләде. Тамара Макаренко флагларны Россия буйлап биш ел дәвамында таратып йөри. Әлеге күркәм юлын Камчаткадан башлаган, Якутиядә һәм башка эре шәһәрләрдә булган. Узган елдан башлап, ул Татарстан буйлап сәяхәт итә. Бу көздә республиканың барлык районнарында да булып чыккан.
Белешмә: Халыкара Тынычлык байрагы комитеты – Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында эшләп килүче оешма. Аның барлык хезмәткәрләре дә буш вакытлары булганда ирекле рәвештә эшли һәм берсе дә моның өчен хезмәт хакы алмый. Комитет белән 20 ел дәвамында аның Президенты Алисия Родригес җитәкчелек итә. Халыкара Тынычлык байрагы комитеты Н. К. Рерих исән чагында ук оешкан. Бүгенге көндә комитет Н. Рерихның тынычлыкны пропагандалау идеяләрен бөтендөнья буйлап тарата. Әлеге максатта комитет әгъзалары лекцияләр укый, радио һәм телевидениедән чыгыш ясый, китаплар бастыра, конференцияләр һәм башка мәдәни чаралар үткәрә. Халыкара Тынычлык байрагы комитеты вәкилләре булып дөньяның төрле почмакларында яшәүче төрле раса һәм дин кешеләре тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев