Иске Тәрбит авыл җирлегендә яшәүчеләрне һәрчак тырышлыклары, төбәкне яратулары өчен үрнәк итеп куялар.
Бүгенге көндә авылларны күркәм йортлар, чәчәккә күмелгән бакчалар гына түгел, ә төзек урамнар да бизи. Биредә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм юлларны тәртиптә тотуга зур игътибар бирелә.
Әле шушы көннәрдә генә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев белән берлектә, Иске Тәрбит, Камыллы һәм Соравыл авылларында булды. Җитәкчеләр август аенда гына вакташ җәелгән яңа юлларның сыйфатын карап чыкты.
Юлларны яңарту берничә юнәлештә уңышлы башкарылган.
Республика программасы ярдәмендә: Иске Тәрбит авылының Казанская һәм Уральская урамнарында заманча таләпләргә җавап бирерлек яңа юллар барлыкка килде.
Үзара салым исәбенә: Районның иң читтәге, Чувашия Республикасы белән чиктәш булган кечкенә Камыллы авылы да игътибардан читтә калмады. Биредә Советская урамындагы юл халык керткән үзара салым акчасына төзекләндерелде.
Дәүләт грантлары ярдәмендә: Соравылда юл челтәрен киңәйтү өчен дәүләт гранты зур этәргеч бирде. Биредә Озерная урамында — 400 метр, Чапаев урамында — 100 метр һәм Комсомольское урамында 250 метр озынлыктагы юл өслеге яңартылды.
Нет комментариев