Йөк машиналары йөртүчеләрнең фидакарь хезмәте урып-җыю кампаниясенең уңышын билгели.
Урак вакытында машиналарның тизлеге һәм нәтиҗәлелеге хәлиткеч роль уйный.
Район кырларында игеннәрне урып-җыю финиш сызыгына якынлашты. Игенче-механизаторлар һәм йөк машиналары йөртүчеләр аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Урак өстендә йөк машиналарында эшләүчеләрнең өлгерлеге мөһим. Комбайннар суктырган ашлыкны вакытында бушата алмаса, бөтен эш туктап калырга мөмкин. Уракның кызу көннәрендә «Август-Кайбыч» җәмгыятенең үз машиналары гына җитми. Шуңа күрә шәхси йөк автомобиле булучыларны да эшкә җәлеп итәләр. Мисал өчен, Радик Садыйков белән Ринат Туктагулов Апас районыннан эшкә килгән. Фәнис Сәлахов —Чүпрәледән, Илсур Мингәрәев тумышы белән Олы Урсак авылыннан, үзе Казан шәһәрендә яши.
—Үз машинам булгач, җәй айларында ел саен хуҗалыкларга ярдәмгә киләм. Төрле районнарга командировкага йөрим, — диде Радик Садыйков. —"Август-Кайбыч" җәмгыятендә килешү нигезендә яздан бирле хезмәттәшлек итәм. Ашлыкны басулардан Ульянководагы ындыр табагына, Свияжскийга ташыдым. Көненә 2-3 рейс ясарга өлгерәбез. Хезмәт хакы вакытында бирелә, туклану яхшы оештырылган. Урып-җыю чоры гаилә бюджетын тулыландыру өчен дә бик яхшы форсат ул.
Авыл хуҗалыгы тармагында һәр минут кадерле. Урак чорында бигрәк тә. Ашлык ташучы шоферларның юллары гел уң булсын.
Нет комментариев