Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәт династияләренә бай.
«Август-Кайбыч» җәмгыятендә эшләүче Рыбаковлар — абыйлы-энеле механизаторлар династиясеннән.
Кече Мәме авылы егетләре — бертуганнар Александр һәм Андрей Рыбаковлар белән без Колаңгы станциясе янында халык телендә райком кыры дип йөртелүче басуда очраштык. Ул көнне арпа суктыралар иде алар. Рыбаковларның уртанчысы Денис басуларга ашлама сиптерүдә эшли. Шуңа күрә ул башка кырда иде.
— Мин «Август-Кайбыч» җәмгыяте кырларын бишенче елын иңлим. Балачактан техникага тартылып үстем, игенче-механизатор һөнәрен сайлавым да шуңа бәйледер. Энекәшләрем Денис белән Андрей да минем һөнәрне сайлады. Авыл хуҗалыгында эшнең бетәсе юк аның, — диде Александр. — Эштән кайткач, энекәшләр белән эштәге яңалыклар турында сөйләшәбез. Сүзебез гел техника, комбайннар турында инде. Игенче һөнәре гомер-гомергә кирәкле, мактаулы һөнәрләрдән саналган. «Икмәк — барысына да баш», диләр бит. «Август-Кайбыч» җәмгыятендә техника яңа, хезмәт кешесенә барлык шартлар да тудырылган.
Игенче кадерен, намуслы хезмәтеңне бәяли беләләр монда. Шуңа күрә һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкарырга тырышам. Энеләремнән дә шуны таләп итәм.
Төпчекләре Андрей да быелдан «Ростсельмаш» комбайнын иярләгән.
— Мин Россия Кораллы Көчләре сафларына алынганчы Апастагы аграр көллияттә механизатор һөнәрен үзләштердем. Армиядә Оренбург өлкәсендә, аннан соң Чиләбе өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Ватан алдындагы бурычымны үтәп, быел июнь аенда авылга кайттым. Ике абыем да «Август-Кайбыч» җәмгыятендә эшләгәч, мин дә алар янына механизатор булып эшкә урнаштым. Апаста көллияттә укыган вакытта монда практика үткән идем. Шуңа күрә хезмәт шартлары белән таныш. Игенче хезмәте миңа бик ошый, хезмәт шартлары да бик уңайлы, — диде Андрей.
Яшь комбайнчы Александр Рыбаков «Ростсельмаш» комбайнчылары арасында район буенча беренче урында бара. Ул узган еллардагы уракта да алдынгылыкны үз кулында нык тотты. Андрей Рыбаков та «Ростсельмаш» комбайнында эшли. Аның да хезмәт күрсәткечләре югары.
Шулай итеп, абыйлы-энеле өч туган илебез табынын баетуга үзләреннән лаеклы өлеш кертә.
Заманча техникада, уңайлы шартларда намуслы хезмәт куючы Рыбаковлар — районның чын горурлыгы.
Нет комментариев