Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунаклар килде
Хәбәрләр

Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунаклар килде

Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Федоровскоеда урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәр белән очрашты.

Укучылар җитәкчеләре Олег Романенко белән бергә интернат-йортында яшәүчеләр өчен концерт куйды. Алар өлкәннәр алдында татар, рус телләрендә җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Олег Олегович әйтеп узганча, укучылар буш кул белән килмәгән. Макулатура җыеп тапшырып, шул акчага өлкәннәргә бүләкләр әзерләгәннәр.

Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева да катнашты. Альберт Илгизәрович интернат-йортта яшәүчеләрне кабат Бөек Җиңү бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, иминлек теләде. Өлкәннәрнең тормышын ямьләндерүгә керткән өлешләре өчен лицей укучыларына, аларның җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

Интернатта яшәүчеләр исеменнән сүз алган Мансур ага Зариповның чыгышы да рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.


Нет комментариев