Кайбычта контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру буенча җыелыш узды
Хәбәрләр

Кайбычта контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру буенча җыелыш узды

Соңгы елларда хәрби контракт хезмәте чын ир-атлар арасында аеруча популярлаша.

Илебезнең чикләре тыныч түгел, шуңа күрә Ватаныбыз саклауга мохтаҗ.

Район Советының актлар залында контракт буенча хәрби хезмәткә алуга багышланган җыелыш узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Россия Оборона министрлыгының үзәк хәрби округының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы, өлкән сержант Шамил Алтынбаев, авыл җирлекләре башлыклары, кайбер оешма, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә сүз авыллардагы ир-егетләрне контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп итү, аларга каралган төрле ташламалар, түләүләр турында барды.


Нет комментариев