Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Олы Кайбыч мәчетендә Мәүлид ашына килде

Гомер көзләрен Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында үткәрүче бабайлар 21 ноябрьдә Олы Кайбыч мәчетенә Мәүлид ашына килде. 

 Интернат- йортка барган вакытта без аларны Олы Кайбыч мәчетенә экскурсиягә алып килергә вәгъдә иткән идек. Моңа сәбәбе дә килеп чыкты, Мәүлид ае уңаеннан мәчеткә йөрүче апалар мәҗлес үткәреп алыйк дигәннәр иде. Без интернаттагы бабайларны да шул көнгә чакырдык, - диде район имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин. 
Интернат- йорттан килгән бабайлар – Мансур Зарипов, Харис Тимергалиев, Тәлгать Мотыйгуллин һәм Иван Архипов башта намазга чакыручы азанны тыңлады, аннан соң өйлә намазында катнаштылар.Дамир хәзрәт кунакларга Кайбыч мәчетләре тарихын сөйләп үтте. Архив чыганакларыннан күренгәнчә, революциягә кадәр Олы Кайбыч авылында өч мәчет, өч мәхәллә эшләп килгән. Авыл уртасындагы мәчет имамы репрессия башланганчы картаеп үлсә, калган ике мәчет имамнарын утызынчы елларда булган репрессия вакытында кулга алып, атып үтергәннәр. Дамир хәзрәт шулай ук, Олы Кайбычта хәзерге мәчет төзелеше, аның икенче катын төзү тарихын сөйләп үтте, мәчет буенча экскурсия үткәрде. 
- Хөрмәтле ханымнар, апалар! Сезнең барчагызга да Федоровское авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләрнең сәламләрен җиткерәм. Барыгызга да исәнлек- саулык, тыныч тормыш, бәхетле картлык телим. Миңа моңа кадәр Олы Кайбыч мәчетендә булырга туры килгәне юк иде. Насыйп булгач, менә мәчетегезне дә күрү бәхетенә ирештек. Мәчетегез ике катлы, матур, барлык шартлар да тудырылган. Азан тавышы да еракларга ишетеләдер, - диде Мансур ага Зарипов мәчеткә Мәүлид ае хөрмәтенә үткәреләчәк мәҗлескә җыелган апаларга мөрәҗәгать итеп. 
Дамир хәзрәт мәҗлесне Коръән сурәләре укудан башлады. Мәҗлес барышында биредә утыручыларга Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышы турында сөйләде. 
Мәҗлестән соң, интернаттан килгән картлар мәчет буенча үткәрелгән мавыктыргыч экскурсия, сый- нигъмәтләре өчен Дамир хәзрәткә, табын әзерләүчеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп, кайту юлына чыктылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X