Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч аграрийлары басуга чыгарга әзер

Кыш буе ап-ак кар астында яткан иген басулары ачылып килә. Димәк, тиздән басуларны яңгыратып куәтле техника язгы кыр эшләренә керешәчәк. Һәр елдагыча, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән, авыл хуҗалыгы техникасының кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә. Быел ул 13 апрельдә узды.

ТР буенча үзйөрешле һәм башка төр техниканың торышын күзәтү буенча идарә начальнигы Радик Закиров рәислегендәге махсус комиссия “Яңа юл” хуҗалыгы, “Дубрава” җәмгыятенең өч филиалында, “Подберезье” хуҗалыгында да техниканың торышына тиешле бәя куйды.Барлык хуҗалыкларда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирле җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып, хәлләрен, кыр эшенә нинди кәеф белән керешәчәкләрен, нинди проблемалар булуын белеште, алдагы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде. Нәтиҗәдә, “Дубрава” җәмгыятенең икенче, өченче филиаллары 37шәр балл туплап беренче урынга чыкты.Беренче филиал (36,5 балл) - икенче, “Яңа юл”, “Подберезье” хуҗалыклары өченче урында. Алар 35әр балл туплады. Район буенча уртача балл — 36,1 балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч аграрийлары басуга чыгарга әзер