Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч басу-кырларында орлыклар тигез тишелгән

Иртә яздан җир куенына салынган орлыклар ничек тишелгән? Шушы көннәрдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар басуларның торышына бәя бирде.

Язгы кыр эшләренең ни дәрәҗәдә оешкан төстә алып барылуы, технология таләпләренең үтәлүе кырларда ачык чагыла. Танышу Мөрәле басуыннан башланды.Колаңгы станциясе янындагы шикәр чөгендере яхшы тишелгән. “Агрохимсервис” җәмгыяте басулары да күзне иркәли, үсемлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртергә дә өлгергәннәр. “Яңа юл” хуҗалыгы басуларында да орлыклар тигез тишелгән. Еллар уңышлы килсә, бу кырлардан мул уңыш көтәргә була.  Арыслан, Колабирде, Багай, Ульянково басуларында да игеннәр мул булырга ошаган. “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалындагы игеннәр дә матур гына үсеп килә. “Подберезье”да да зур эш башкарылган. 
– Элегрәк бу хуҗалыкны еш кына тәнкыйтьли идек. Соңгы елларда монда игенчелек культурасы шактый алга китте. Уҗым, сабан культуралары яхшы гына үсеп килә. Биредә һәр гектар мәйданга 120 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелгән. Тулаем алганда, район кырларында орлыкларның тишелеше яхшы. Хезмәт сөйгән халкыбыз тырышлыгы белән ирешелгән уртак хезмәт нәтиҗәсе бу. Хәзер  чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы көрәш алып барырга кирәк. Игенчелек тармагындагы уңышларыбыз сөендерә,  терлекчелек тармагындагы күрсәткечләрне узган елгы дәрәҗәгә җиткерү зарур. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек, – диде Альберт Рәхмәтуллин.
Механизаторлар алдында торган төп бурыч – үсемлекләрне саклау, кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү, картайган күпьеллык үлән кырларын беренче катка урганнан соң сөрү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев