Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч гармунчылары лауреат исеменә лаек булды

25 октябрь көнне Чувашстан Республикасының Комсомол районындагы Урмай авылы мәдәният йортының этнографик үзәк базасында милли халык уен коралларында уйнаучыларның "Уйнагыз, гармуннар!" икенче төбәкара конкурсы узды. Әлеге бәйге "Чувашстан Республикасы Милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының төп чаралары планы нигезендә оештырылды.

Оста гармунчыларны ачыклау максатындагы әлеге бәйгедә Чувашстан, Татарстан, Мари-Эл республикалары,Ульяновск өлкәсеннән килгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Анда Чүти авылыннан үзешчән фольклор коллективы гармунчысы Ринат Исламов “Үзем уйныйм һәм җырлыйм” номинация­сендә 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.Ә Олы Тәрбиттән Геннадий Солтанов – "Үзем уйныйм" номинациясенең беренче дәрәҗәдәге лауреаты. Алар һәм Кече Урсактан Ильяс Гәрәев 27 октябрьдә Мамадышта үткән  Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесенең йомгаклау  туры һәм гала-концертында да уңышлы чыгыш ясады. Өчесе бергә гармунда уйнап, лауреат исеменә лаек булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев