Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч игенчеләре кырга чыгарга әзер

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы дәрәҗәсендә бәяләнә. Быел Кайбыч игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген “Татагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендәге махсус комиссия тикшерде.

Быелгы үзара тикшерү 12 апрельгә туры килде. Һәр елдагыча комиссия үз эшен “Туган як – Агро” хуҗалыгыннан башлады. Алар көн дәвамында “Дубрава”, “Алтын кырлар”, “Гөбенә” агрофирмаларында, “Подберезье” хуҗалыгында техниканың әзерлеген карадылар, механизаторлар белән очрашып, әңгәмә үткәрделәр. Комиссия эшендә шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров, “Татагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, катнашты. 


Альберт Илгизәрович районда бүгенге көннән язгы кыр эшләренә старт бирелүен игълан итте, механизаторларга эшләрендә уңышлар теләде. Бүген “Туган як – Агро” хуҗалыгында, “Дубрава” агрофирмасының Федоровское бүлекчәсендә, “Алтын кырлар” агрофирмасының Иске Чәчкаб бүлекчәсендә тырмалау эшенә керештеләр инде. 
Үзара тикшерү нәтиҗәсендә “Гөбенә” агрофирмасына беренче, “Туган як – Агро”, “Подберезье” хуҗалыкларына икенче, “Дубрава” һәм “Алтын кырлар” агрофирмаларына өченче урын бирелде. “Кайбыч Агрохимсервис” җәмгыяте дүртенче урында. 
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев