Бер-берсен аңлап яши Килен белән кайнана
Хәбәрләр

Бер-берсен аңлап яши Килен белән кайнана

Киленнәр, кайнаналар хакында язарга күптәннән хыялланып йөри идем, менә шул уемны тормышка ашырырга булдым әле.

Элек-электән кайнана-киленнәр турында төрле әйтемнәр йөргән. Мәсәлән, «Килен килә, дилбегә кадәр теле килә». Борынгылардан калган сыналган сүзләрдер инде ул. Ул заманнарда күп кенә киленнәр кайнаналардан тел дә яшергәннәр бит әле. Булгандыр, кечкенә генә авыл йортларында икешәр килен бергә торган.

Икешәр бала бишеге эленгән. Сүзләр дә, телләшүләр дә килеп чыккандыр. Юклык заманнары, хәзерге кебек иркенлек булмаган бит. Юрганыңа карап аягыңны сузасың инде, заманасы шул булган. 

Хәзер бит Аллаһның биргәненә шөкер, бар яктан килгән бәрәкәтле тормышта яшибез. Өчәр катлы йортлар салабыз, ләкин кызыгы юк. Шул зур йортларда бер яки кеше гомер кичерә, килгән киленнең дә кайнана белән яшисе килми. 

Ә шулай да бергәләп олыларны санлап көн итүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, Кошманда Рузания һәм Гөлфизә Хәйретдиновалар утыз елдан артык бер йортта гомер йомгагын сүтә. Бер очрашуда Рузаниядән сорап куйдым. «Ничек матур яшәп ятасыз, тавыш-тыныгыз да юк, тирә-күршеләрегез дә соклана сезнең тату яшәвегезгә», — дим. 

— Гөлфизә бит ул акыллы, тәрбияле гаиләдән Назирә кызы, тавышын да күтәреп сөйләшми. Менә 30 ел инде әни белән кыз кебек тату яшибез, Аллаһы Тәгалә күп итмәсен«, — дип җавап бирде Рузания Хәйретдинова.

Сания Хәйруллинаның тормыш иптәше вакытсыз вафат булып, дүрт ир бала белән ялгыз калганнан соң, аларны үстереп, укытып, олы тормыш юлына озату эше ялгыз ана җилкәсенә төште. Ата-ана булу вазыйфасын җиренә җиткереп үтәде. Дүрт баласына да белем биреп, дүрт өй җиткереп, зурдан кубып, дүрт килен төшереп, барысын да оялы итте ул. Йорт җиткерү эше мүклисең дә чутлыйсың гына түгел шул. Никадәр көч, күпме финанс таләп итә торган зур хезмәт. Ә Сания Хәйруллина барысын да түземлек белән башкарып чыкты. Балалары да акыллы булды, һәрчак эшләренә ярдәм итеп тордылар. Күмәк көч таулар күчерергә сәләтле, диләр бит. Хәзер дә бик тату, килешеп яшиләр. Килене Резедә дә ачык йөзе белән туар көнгә рәхмәтен укып, кайнанасы белән бер сүздә булып, бик тату яши. 

Авылыбызда менә шундый уңган, тату гаиләләр, олыларны — олы, кечене кече итеп яшәүче, хөрмәткә лаек киленнәребез, кайнаналарыбыз күп безнең. 

Һәркемнең үз язмышы

Рәхимә Гарипова — Кече Кошман авылы кызы. Яратып кавышкан Мараты белән 23 ел гына тату яшәп кала ул. Олы йортта килен Рәхимәне бер кулын сугышта югалткан Садретдин карт та, кайнана Гайшә дә бик ярата, зурлап «Кызым!» дип кенә дәшәләр. Рәхимә колхозда сыер савучы булып эшли, гел алдынгы була.

Тормыш еллары бер-бер артлы тәгәри тора. «Бәбкәм», «кызым» дип торучы Садретдин карт та вафат була. Ул да түгел, гаиләгә кабат кайгы килә. «Без биш бала үстек, син дә бишне табасың», — дип йөргән ире, биш балалары туып, алар үскәндә, бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, Рәхимә итәк тутырып бала белән тол кала. 

Еллар үтә, балалар үсеп, кул арасына керә башлый. Улы Фирнат өйләнә, Кече Кайбыч кызы Рамилә йортка килен булып төшә. Бәхетләре генә озакка бармый шул, гаиләгә кабат хәсрәт килә. Биш яше дә тулмаган улы Ринатны калдырып, Фирнат 32 яшендә мәңгегә күзләрен йома. Түзәргә кирәк, түзә Рәхимә. Акыллы, һичкайчан тавышын күтәрмәс Хафиз кызы бит ул. Гаиләдә ни күрдең, очканда шул була, диләрме? Менә шундый була Рәхимә. Ул, 41 ел савымчы булып эшләп, күптән инде лаеклы ялга чыккан, хезмәт ветераны. Утыз ел бергә яшәп картайган Гайшә карчык та күптән гүр иясе. Хәзер инде яндагы килене Рамилә белән, Казанда эшләүче Ринатны көтеп-озатып, бик тату яшәп яталар. Дүрт кызы да гел әниләрен сагынып килеп җитә. 

— Дүрт кенә түгел, биш кызым бар. Рамилә дә кызларым белән бергә килешеп, күрешеп яши. Мунчамны ягып кертә, суларымны салып, хәзерләп бирә. Бик карый, рәхмәт аңа, 23 ел бергә яшибез, — ди Рәхимә Гарипова.

Рәхимә күршесе Рауза әбине дә тәрбияләп йөргән. 

— Оныгы Казанга алып киткәнче карадым, — дип дәвам итте ул. — Мунча да керттем, керләрен дә юдым, ашын да пешереп керттем. Кызгандым мин ул әбине. «Зинһар, мине ташлама, кызым», — дия иде. Төп нигездә яшәүче киленебез Мөсәмирә белән энем Салихҗан, әти-әни белән 30 ел бергә яшәп, аларның догасын алып, соңгы юлга озаттылар. Мөсәмирәгә рәхмәт, әти-әнине караганы, түземлеге өчен.

Мөсәмирә белән Салихҗан өч ир бала үстерде. Барысы да тормышлы. Өй тутырып кайталар. Киленнәр дә тик тормый, өйдәге эшкә булышып китәләр. 
Һәркемнең үз язмышы, никадәр авырлыклар кичергән ана үткәнен күз яшьләрсез генә сөйли алмый, Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!

Шатлыкны да, кайгыны да уртаклашып

Күптәнге танышым Фәридә Гарифуллина — Кече Кайбыч кызы. Аның да үткәннәре гыйбрәтле дә, кызганыч та. Бер уйласаң, дөнья бик матурдан, хәерледән генә тора дип көтәсең. Ә ул киресен китереп куя. 

Сөенеп-сөелеп кияүгә чыккан Фәридә 40 яшендә тол каласын күз алдына да китермәгәндер. Тормыш арбасын парлап тарткан Әүхәдулласын 40 яшендә мәңгелек йортка озата. Фәридә өч баласы, кайнанасы Хәтфикамал белән ялгыз гына дөнья көтә башлый. 

Техникум белеме булган кыз төрле оешмаларда бухгалтер булып эшли. Бар күңелен эшкә бирә. Балаларын ким-хур итмичә, теләгән киемнәрен алып киертә.

Эшне яратырга өйрәтеп үстерә. 

Өч баласы белән тол калган анага озакламый тагын зур хәсрәт өстәлә. Өйләнеп, гаилә корган Иреге, өч баласын калдырып, бакыйлыкка күчә. Аңа кадәр Фәридә кайнанасы Хәтфикамалны җирли. «Вафат булыр алдыннан әнкәйгә «Син миннән ризамы? — дигәч, „Әй, кызым, мөмкин булса, йөрәгемне ачып күрсәтер идем“, — диде җаным. 45 ел яшәдек, матур яшәдек, кеше көлдермәдек. Балаларымны бергәләп үстердек. Эшләгән акчамны алып кайтып, кулына тоттыра идем, ул җыеп барды», — диде Фәридә Гарифуллина.

Фәридә балаларына да төпле белем биреп укыткан, кеше иткән. Олы улы Ирек, Алия укытучы һөнәрен сайлаган. Ирек СПТУда укыткан. Алиянең кем буласы кечкенәдән үк аңлашылып торган. Курчакларын утыртып, «Тыңламасагыз, икеле куям», —дип, укытучы булып уйнаган. Ул Кошман мәктәбендә математика фәнен укыта. Ире Илсур да педагог. Ә Нурияләре гомер буе иминиятләштерү оешмасында эшли. Кошман егете Алмаз белән гомер йомгагын сүтә. 

Бүген Фәридә ханым бик бәхетле. Сиксән биш яшен тутырган өлкән әби балалары, оныкларыннан котлаулар кабул итте. Янында әни дип бөтерелүче килене Тәслимә, кызлары Нурия белән Алия, оныклары аңа бәхет, озын гомер тели. 

Ирек белән Тәслимәнең улы Риназ — авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаган белгеч. «Август-Кайбыч» җәмгыятендә инженер булып эшли. Кызы Илзия — кызыл дипломлы укытучы, тормыш иптәше Радик белән Казанда яши. Әле шушы көннәрдә генә икенче улын тапкан. Инсаф Казанда энергетика техникумында укый. «Туган балалар куаныч инде ул, йөрәккә мәңгелек яра гына сала күрмәсеннәр», — ди Фәридә апа. 

Менә шулай олы йөрәкле ана белән килене Тәслимә 34 ел инде бергә. Шатлыгын да, кайгысын да икәү күтәрәләр. Тәслимә — Олы Кайбычта почта хезмәткәре. Ә Фәридә апа, намазын укып, киленен көтеп, хәленнән килгәнчә булышып яши. Гарифуллиннар мал да асрый. Кыскасы, тормышта үз урынын табарлык балалар үстергән, аларны олы томыш юлына озаткан, авырлыклар алдында тез чүкмәгән Фәридә Гарифуллина бүген бик бәхетле. 

Ул бәхет гомерлек, мәңгелек булсын иде. Күп авырлыклар кичергән, түзгән, бөгелмәгән килен белән кайнанага сәламәтлек, балалар-оныкларының бәхетен тоеп яшәргә насыйп әйләсә иде. 

Зөһрә Фәизова, 
Кошман


Нет комментариев