Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч икмәк пешерүчеләре Сабантуйга әзерләнә

Кайбыч икмәк пешерү комбинаты район халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә. Шул еллар дәвамында биредә икмәк пешерү, аның сыйфатын яхшырту буенча бай тәҗрибә тупланган.

Әле шушы араларда гына узган җыелышларында да сүз ипи, икмәк-булка, кондитер изделиеләре җитештерүнең сыйфатын яхшырту хакында сүз барды, халкыбызның йөзек кашы булган Сабан туе бәйрәменә әзерләнү хакында да фикер алыштылар. Җыелышны алып барган икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин әйтеп узганча, икмәк пешерүчеләрнең хезмәт хакы җитештергән продукция күләменә, аның сыйфатына бәйле. Биредә күп нәрсә кеше факторына бәйле. Бер сменада ипи уңса, икенчесендә киресенчә булырга да мөмкин. Район үзәгендә Сабан туе көнендә икмәк пешерү комбинаты продукциясен өч ноктада сату оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч икмәк пешерүчеләре Сабантуйга әзерләнә\