Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч өлкәннәре сәламәт яшәү рәвеше яклы

“Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексы өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия яшендәгеләр өчен 9 октябрьдә ачык ишекләр көне игълан итте. Шул ук көнне Пенсия фондының Кайбыч районы бүлеге өлкән яшьтәге спорт сөючеләр катнашында “Пенсионерлар спартакиадасы” үткәрде.

Районыбыз авыл җирлекләреннән килгән 16 ир- егет, 26 хатын- кыз шахмат, шашка, өстәл теннисы, йөзү буенча бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. Берничә сәгатькә сузылган ярышларда Кече Мәме авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Олы Кайбыч һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре командалары икенче- өченче урыннарны бүлеште. 
Ярышларда катнашкан өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде, шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләр, мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды. 
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге иң өлкән һәм актив катнашучыларга аерым, шулай ук барлык катнашучыларга бүләкләр әзерләгән иде. Ирләрдән иң өлкән катнашучы – Кошман авылыннан 86 яшьлек Фәрит ага Абзалов, хатын- кызлардан – Олы Подберезье авылыннан Екатерина Елисеева булды. Ярышта иң актив катнашучы дип Олы Кайбычтан Риза Нуруллин танылды. Ул районда, зона һәм республика ярышларында даими катнаша, җиңүләр яулый. “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексы хезмәт коллективы ярышта катнашучыларны кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары белән сыйлады. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев