Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы эшмәкәре «Алтын йөзлек» бәйгесендә җиңү яулады

Казан шәһәренең Эшмәкәрләр йортында ел саен уздырылучы «Алтын йөзлек» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Олы Кайбычтан эшмәкәр Тимур Яруллин әлеге бәйгенең «Авыл хуҗалыгы» номинациясендә җиңүче булды. Тимурга бүләкне – диплом һәм алтын билгене Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов тапшырган. 

«Алтын йөзлек» бәйгесе ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтәге эшкуар статусын күтәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Анда дәүләт теркәве узган һәм Татарстан Республикасы территориясендә ике елдан да ким булмаган хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык эшмәкәрләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев