Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы укытучылары VI Дөньякүләм #әдәбимарафон финалисты булды

Лаеш шәһәрендә VI Дөньякүләм #әдәбимарафон финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан, Башкортостан Республикалары, Ижевск, Омск шәһәрләреннән килгән 300дән артык китап сөюче арасында кайбычлылар да бар иде. Алар барысы да татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Иске Тәрбиттән Римма Васильева, Бәрлебашыннан Исламия Мусина һәм Кошман мәктәбе педагогы Флүзия Сәлахова.

Әдәби марафончыларны котларга бер төркем танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары – Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдулина-Морат, Нурания Җамали, Айгөл Әхмәтгалиева, Эльвира Сафина, Рифат Сәлах килгән. 
– Китап укучылар марафоны 1 гыйнвардан башланды һәм 21 көн дәвам итте. Аның максаты – татарча китап уку гадәте булдыру, – диде Исламия Мусина. – Әдәби марафонда катнашу өчен укыган әсәрләрнең кызыклы, башкаларны җәлеп итәрлек өлешен марофон хэштеге, татарча шрифт белән хатасыз язып, Вконтактедагы шәхси битеңә урнаштырып барырга кирәк. Ничә китап уку мөһим түгел. 21 көн буе бер китап укысаң да ярый, иң мөһиме – китап укуны көндәлек гадәткә кертү. Бик матур чара. Татар китабы язмышына битараф булмаган райондашларымны да әдәби марафонда катнашырга чакырып калам. Киләсе VII #әдәбимарафон 1 апрельдән башлана һәм шулай ук 21 көн дәвам итә. Бу юлы укучыларымны да анда катнашырга өндәячәкмен. Бер-ике укучымда гына булса да татарча китап укуга мәхәббәт уята алам икән, бу минем өчен зур җиңү булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев