Кайбыч районы ветераннары бер тапкыр билгеләнүче түләүләрне алачак
Хәбәрләр

Кайбыч районы ветераннары бер тапкыр билгеләнүче түләүләрне алачак

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Кайбыч районының 14 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды бер тапкыр бирелүче түләүләр алачак.

Ун мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче әлеге төр түләүләр Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан билгеләнә. Татарстанда аны 2000 кеше алачак. Россия Пенсия фонды исемлекләр әзерләү һәм түләүләрне билгеләү буенча эш алып бара инде. Аны май-июнь айларында башка төр социаль һәм пенсия түләүләре белән бергә алып булачак. Моның өчен гариза язарга кирәкми.


Кайбыч районы ветераннары бер тапкыр билгеләнүче түләүләрне алачак

Нет комментариев