Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында «Уңыш» операциясе барышында печән һәм ашлык урлау очраклары теркәлгән

Җыеп алынган уңышны урлауга юл куймау максатында республикада «Уңыш» операциясе игълан ителде. Ул 25 июльдән 18 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Кайбыч районында да берничә мобиль төркем булдырылган. Аларга ашлык, фураж, терлек азыгы урлау фактларына юл куймау, техника, ягулык-майлау материалларының сакланышын тәэмин итү бурычы йөкләнгән.

Кайбыч полициясенең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы, полиция майоры, безнең районда әлеге операция өчен җаваплы Альберт Шәфиев хәбәр итүенчә, төнге патруль барышында Кече Кайбыч авылы кешесенең ике төргәк люцерна печәне урлау факты теркәлгән. Җиңел генә печәнле булырга теләүчегә беркетмә төзелеп, судка җибәрелгән. Хуҗа Хәсәндә яшәүче өч кеше 158 килограмм ашлык урламакчы булган, ләкин алар хокук сакчыларына килеп кабалар. Бу каракларга РФ Җинаятьләр кодексының 188 маддәсенең икенче бүлеге буенча җинаять эше ачыла. Мобиль төркемнәр көндәлек режимда эшли. Урлашырга ярамаганлыгын барыбыз да белә, ләкин шулай да кайберәүләрнең куллары чит кеше мөлкәтенә үрелә шул. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленүен онытмасагыз иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев