Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының Бөек Ватан сугышы ветераннары медальләр алды

9 Май – Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларына Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырыла башлады.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары -Кошманнан Хәсән Җиһаншин, Чүти авылыннан Асия Бәширова, Нурулла Алиевка, Ябалак авылыннан Аманулла Хәмидуллинга медальләр тапшырды. Тантанада авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр дә катнашты. 


- Сезнең буынга сынауларны күп үтәргә туры килгән. Дәһшәтле сугыш кырларында үз- үзегезне аямыйча, дошманнарга каршы көрәштә катнашкансыз, сугыштан соңгы елларда җимерелгән шәһәр-авылларны торгызуга күп көч куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне искә алып, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче барлык сугыш ветераннарын әлеге медаль белән бүләкләү турында Указ кабул итте. Сезгә исәнлек- саулык телим, сугышчылар буын тирән хөрмәткә лаек, - диде Альберт Илгизәрович медаль тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының Бөек Ватан сугышы ветераннары медальләр алды

2
X