Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының кайсы мәктәп командасы бадминтон буенча турнирда ювелир заводы кубогына ия булган?

Бәйрәм алды көннәрендә “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комп­лексында Казан шәһәрендәге ювелир заводларының берсе үз кубогына бадминтон буенча команда беренчелегенә ачык турнир үткәрде. Әлеге компания бу ярышны бездә икенче елын уздыра инде.

Әлеге ярышларда бездәге мәктәпләрдән унбиш команда, Апас районының Иске Йомралы мәктәбеннән бер команда катнаш­ты. Һәр командада дүрт кыз һәм дүрт малай чыгыш ясады. Бәйге берьюлы дүрт мәйданчыкта барса да, командалар ике тапкыр җиңелгәнчегә кадәр уйнады, шуңа да ярыш шактый озак дәвам итте.
– Беренче уенда команда уенчылары үз мөмкинлекләрен күрсәтеп тә өлгермәскә мөмкин, шуңа күрә ике тапкыр җиңелгәнче уйнау системасын керттек. Уеннар барышында һәр спортчы бары команда өчен очколар җыя, чөнки бу ярышта шәхси беренчелек юк, – дип аңлатып үтте ярышларны оештыручы район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов. 
Борындык төп мәктәбе командасының җиңәчәге уен барышында ук күренеп торды. Чөнки команда составында зона, респуб­лика, Бөтенроссия, хәтта Халыкара турнирларда осталыкларын күрсәтә алган егет-кызлар чыгыш ясады. Былтыр да алар беренче урынны яулаган иде, быел да беренче! Альмир Гарәфиев, Рияз Гыймадиев, Алмаз Шиһапов, Фәнил Вәлиев, Адилә Хөснетдинова, Алсу Шиһапова, Диана Гобәйдуллина, Фирүзә Хуҗина шәп уйнады. 
– Төрле дәрәҗәдәге турнирларда икешәр көн дәвамында уйнарга туры килә. Шуңа да безнең укучылар мондый режимда уйнарга күнеккән. Ювилер заводы кубогына ярышлар киләсе елда да үткәрелер дигән өметтә калабыз, чөнки тагын бер тапкыр отсак, шундый матур кубок безнең коллекциядә калачак, – диде Борындык мәктәбе укучыларының тренеры Хәмзә Юнысов. 
Федоровское мәктәбе командасы — икенче, мөрәлелеләр өченче урынга чыкты. 
– Бүген иң көчле командалар гадел бәйгедә җиңү яулады дип уйлыйм. Җиңүчеләр үрнәгендә башка командалар да киләсе ярышларга яхшы әзерлек белән килерләр дип уйлыйм. Ярышта катнашучыларга, тренерларына рәхмәтемне ирештерәм, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, җиңүче командаларга күчмә кубок, Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре тапшырып. 
Бәйгедә катнашкан иң җитез уенчылар, көчле командалар зона, республика ярышларында район­ның җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының кайсы мәктәп командасы бадминтон буенча турнирда ювелир заводы кубогына ия булган?