Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының социаль хезмәткәрләре бүләкләнде

Күпьеллык намуслы хезмәте, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен социаль яклау бүлегенең отчет җыелышында түбәндәге хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды: 

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева; “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә озак еллар директор булып эшләгән Фәнис Гыйниятуллин; Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Альбина Гыйләҗева район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 
Район мәшгульлек бюросының әйдәүче инспекторы Гөлнара Баһавиева; “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Алмаз Абдулганиев, Фәридә Фарахова, Фатыйма Гыйниятуллина; өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташы Наилә Насыйрова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
Намуслы хезмәте өчен “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең бухгалтеры Светлана Кармаенкова район социаль яклау бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев