Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч сәнгать мәктәбе педагоглары Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә катнашты

Кайбыч сәнгать мәктәбенең гармунда уйнаучы педагоглары Республика көнендә Казанда Г. Камал театры каршындагы мәйданда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашты.

«Уйнагыз, гармуннар» фестивале ел саен үткәрелә һәм анда кайбычлылар да чыгыш ясый. 
- Без эшләгән Кайбыч сәнгать мәктәбенең бу фестивальдә беренче тапкыр гына катнашуы әле. Хезмәттәшләрем Гөлнара Җиһаншина, Резедә Хисамова, Зөлфия Сабирова белән уртак парадта чыгыш ясадык. - диде педагог Зөлфия Яруллина. - Ул көнне, әйтерсең лә, бөтен Казан гармун тавышына күмелгән иде. Андагы атмосфераны гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Кемдер җырлый, бии, гармунда өздерә. Фестивальгә республиканың барлык шәһәр- районнарыннан да иң оста гармунчылар, баянчылар, тальянчылар җыелган иде. Тамашачыларның күп булуы халкыбызның гармунны яратуы турында сөйли. Бу бәйгенең максаты да халкыбызның борынгыдан килүче уен коралы булган гармунның дәрәҗәсен күтәрү, бай мәдәни мирасыбызны буыннардан -буыннарга җиткерү, оста гармунчыларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итү. Сәнгать мәктәбендә баян классында шөгыльләнүче балаларны да әлеге уен коралында уйнарга теләп өйрәтәбез. 
Бу көнне сәхнәдә Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреатлары чыгыш ясаган. Фестивальне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев