Бу атнаның шимбәсендә Кайбыч районы вәкилләре район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә Мордовиянең Ләмбрә районына керүче Аксюн авылына Сабан туена бара.
Бу авыл иң зур татар авылларының берсе. Быелгы Сабан туенда авылның 350 еллыгын зурлап үткәрәчәкләр. Кайбычлылар анда зур сәүдә белән бара, халык уеннарын оештыра, зур концерт куячак.
Нет комментариев