Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары Олы Подберезье авылыннан ерак түгел юлда исерек хәлдәге тракторчыны туктаткан

Районыбыз юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, руль артына исерек килеш утырган шоферларны барлау максатында ЮХИДИ инспекторлары даими рәвештә рейдларга чыга

ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтов әйтүенчә, сентябрь ахырларында Олы Подберезье авылыннан ерак түгел Пләтәни белән ике авыл арасындагы юлда шул авылда яшәүчене “МТЗ- 80” тракторында исерек хәлдә туктатканнар. Аңа карата беркетмә төзелгән һәм район җәмәгать судына тапшырылган. Район газетасы битләрендә башкаларга сабак булсын дип, эчкән килеш руль артына утырган шоферларга каралган штрафлар, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы биргән таныклыктан мәхрүм ителүләре хакында даими язабыз. Без язганнар башкаларга да сабак булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев