Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның үз рапс эшкәртү заводы бар

Олы Подберезье авылында заманча җиһазландырылганылган рапс мае җитештерү заводы сафка басты.

 Узган елның көзендә төзелә башлаган әлеге объектны ачу тантнасында моңа кадәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры улып эшләгән якташыбыз Петр Чекмарев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты. 
- Район хуҗалыкларында рапс үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләрне чәчүлек орлык, үсемлекләрне эшкәртү өчен төрле химик препаратлар белән тәэмин итәчәкбез. Әлеге заводны төзүгә шактый зур чыгымнар тотылды. Биредә эшне тәүлек әйләнәсендә өч сменада оештыруны күздә тотабыз. Ел дәвамында 300 миллион сумлык табыш алуны максат итеп куябыз, - диде Петр Александрович. 
Район башлыгы әлеге завод төзелешенә зур көч куйган якташыбызга тирән рәхмәтен белдерде һәм аның тулы көченә эшләвен тәэмин итүдә ярдәм итәчәген әйтте. 
“Подберезье” хуҗалыгы җитәкчесе Александр Котков әйтүенчә, завод тәүлегенә 12 тонна рапс эшкәртергә сәләтле. Шул ук вакытта 4,5 тонна рапс мае һәм 7,5 тонна рапс түбе җитештереләчәк. Монда өч сменада алты кеше һәм завод директоры эшләячәк. Димәк, биредә җиде кешегә эш урыны да булдырылган. 
Бу хакта тулырак район газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X