Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл җирлекләренә депутатлыкка кандидатларның исемнәре билгеле

Татарстан халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә сайлаячак.

Бердәм сайлау көнендә, ягъни 8 сентябрьдә, Олы Кайбыч, Надеждино, Мөрәле, Кече Мәме авыл җирлекләрендә бермандатлы сайлау округларына җирлек Советы депутатларын өстәмә сайлау узачак. Бу уңайдан 7 июль көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясе әлеге дүрт авыл җирлегендә өстәмә сайлауларга кандидатлыкка кандидатлар билгеләү буенча алдан тавыш бирү уздыр¬ды. Иң күп тавыш җыючылар – Олы Кайбычтан район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, Надеждинодан – район ветеринария берләшмәсенең ветсанэксперты Елена Латышева, Кече Мәмедән Бортас авыл клубы методисты Гөлшат Галимова, Мөрәледән «KBS» фирмасы вәкиле Фирдүс Хисамиев авыл җирлекләре Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев