Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта инвалидлар ункөнлеге башланды

1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте.

Әлеге көн уңаеннан, районда 1-10 декабрьдә традицион Инвалидлар ункөнлеге үтә. Быел да аның кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чикле булучылар өчен төрле чаралар оештырыла. Декада дәвамында «Шәфкатьлелек поезды» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның кысаларында инвалид балаларның өйләренә барачаклар. Мәктәпләрдәге тимурчылык отрядлары һәм волонтерлар да рейдка чыга. Китапханәләрдә әдәби кунакханә һәм «Яшәү үзе батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшли. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидларның хокуклары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре биредә иҗади эшчәнлек буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Әлеге үзәкнең «Әкият» курчак театры инвалид балалар өчен «Каз бәбкәсе» спектаклен әзерләгән. Башка шәһәр һәм авыллардагы интернат-йортларда яшәүче якташларыбызның да хәлен белү планлаштырыла. Күркәм традиция буенча, быел да инвалид бала тәрбияләүче әниләрне район үзәгендәге кафега җыялар. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында уза. Район мәдәният йортының «Ак җилкән» халык театры физик мөмкинлекләре чикле булганнарга Хәбир Ибраһимовның «Ялгыз каен күзе» спектаклен күрсәтәчәк. «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт ярышлары, шашка-шахмат турнирлары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев