Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде

Районыбыз басуларында игеннәр алтынсу төскә керә башлады.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы боерыгы нигезендә бүген хуҗалыклардагы ашлык урып- җыю комбайннарының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтүе начальнигы Радик Зыятдинов рәислегендә махсус оештырылган комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыгып, тиешле бәясен бирде. 


Техниканы үзара тикшерү барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты, комбайнчылар белән очрашып, әңгәмә корды. 


Гомуми нәтиҗәләр буенча “Гөбенә” агрофирмасы, мөмкин булган 50дән 47 балл туплап, беренче урынга чыкты. 45әр бал белән “Дубрава” һәм “Алтын кырлар” агрофирмалары икенче урында. Район буенча әзерлеккә уртача 44 балл бирелде. 
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев