Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта сәнгать әһелләре белән җылы очрашу узды

Балалар сәнгать мәктәбендә язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина- Мурат, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли кино сәнгатенә хезмәт итүче режиссер Нурания Җамали белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә районыбызның китап сөючеләре, китапханәчеләр катнашты.

 Анда Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Равилә апаларының шигырьләрен яттан сөйләде. Китапханәчеләр Гөлфинур Сабирова, Гөлия Фәйзуллина, Люция Газыймҗанова “Ялантауга ай кунган” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Шигырь сөюче, китапханәнең даими укучысы. “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы лидеры Рушания Лотфуллина да Равилә Шәйдуллинаның “Китеп барам” шигырен укыды. Мәдәният хезмәткәрләре Светлана Зыядиева белән Ләйсән Шамилова, шулай ук китапханәгә еш йөрүче Рәмис Закиров җырлар башкарды. Сәнгать мәктәбе педагогы Резидә Хисамовадан музыкаль бүләк яңгырады. Кичәдә язучының “Үксезләр” әсәреннән өзек тә күрсәтелде. 
Казанда ресторан, кафелар хуҗасы да булган шагыйрә Равилә Шәйдуллина укучыларны иҗаты белән таныштырды, чыгыш ясаучыларга китапларын бүләк итте. Китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирде. Режиссер Нурания Җамали Кошман авылында “Яланаяклы кыз” фильмын төшергә елларны сагынып искә алды. Равилә ханым белән икесе арасындагы иҗади тандем турында сйләде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова әлеге кичәгә килгән язучыларга тирән рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев