Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта терлек азыгы хәзерләү дәвам итә

Районыбыз хуҗалыкларында малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү буенча кызу эш бара.

 Үткән еллардагы терлек азыгына булган ихтыяҗ  бар көчне азык туплауга юнәлдерергә мәҗбүр итә. Халыкча әйтсәк, азыгы барның гына кышы кыска шул. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 июльгә хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне беренче катка уру төгәлләнде. Хәзерге вакытта теземнәргә салынган яшел массаны сенажга салу бара. Район буенча барлыгы 3600 тонна печән, 44 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Бер шартлы терлеккә 12,3 центнер азык берәмлеге туры килә.

Мөгезле эре терлекләрнең баш саны аеруча күп булган “Гөбенә” агрофирмасында да терлек азыгы хәзерләү уңышлы дәвам итә. Без Кушкүл бригадасына килгәндә, механикалаштырылган отряд курганга сенаж салу белән шөгыльләнә иде. Агрофирманың баш зоотехнигы Валерий Томлеевтан эш барышы белән кызыксындык.
– Терлек азыгы хәзерләү буенча махсус оештырылган механикалаштырылган отряд хәзерге вакытка 15200 тонна сенаж салды инде. Шул ук вакытта 540 тонна печән дә хәзерләргә өлгердек. Күпьеллыкларны уру ике сменада оештырылган иде. Терлек азыгы уру комбайнында әтиле- уллы Виктор һәм Петр Таракановлар эшләде. Теземнәргә салынган яшел массаны туратып төяүдә абыйлы- энеле Олег һәм Юрий Бариновлар тырышып эшли. Яшел массаны ташуда “КамАЗ” автомобильләрендә Владислав Малов, Рафаэль Биктимеров, Марат Гайнуллин, Илья Федоров, Алексей Блинов, Илшат Сөнгатов һәм Яшел Үзән шәһәреннән килгән дүрт шофер өлгерлек күрсәтә, – диде ул. –Яшел массаны тыгызлаучы тракторчылар Юрий Молчанов, Михаил Васильев, Тәүфыйк Гафуров, кичке сменада тракторчы Николай Ефремовлар үз эшләренә җаваплы карый.
Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең сигезенче классын тәмамлаган җырчы кызыбыз Юлия Макарова, икенче сезон инде,кырдан кайткан яшел массаның исәбен алып бара. Моңа кадәр  барлык бригадаларда да берәр баз сенаж салып чык¬каннар. Хуҗа Хәсәндә ике баз тутырганнар, Турминскийда 1400 тонна сенаж салынган. Егетләребез бер сменага мең тонна сенаж салып өлгерә.
«Гөбенә» агрофирмасында сыерларны күпләп асрыйлар.Районда җитештерелгән барлык продукция¬нең яртысыннан күбрәге үзенең уңган хезмәтчәннәре белән дан тоткан шушы хуҗалык өлешенә туры килә. Хәзерге вакытта бу агрофирма дәүләткә көн саен 22 тоннага якын сөт тапшыра.
Агрофирма директоры Валерий Поляков биредә эшне яхшы оештырып кына калмый, эшчеләр турында да кайгырта. Без барган көнне монда эшләүчеләрнең барысына да өчәр рулон печән таратып чыктылар.Эш кешесенең кадерен беләләр монда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X