"Кайбыч" полициясе бүлекчәсе хезмәткәрләре Олы Кайбыч һәм Зур Подберезье авылларында караклык белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төште.
Тикшерү барышында аларның 2013 елның февралендә Татарстан Республикасында вакытлыча яшәүче Әзербайҗан кешесенең ВАЗ-2107 машинасыннан тәгәрмәч салдырулары да ачыкланды. Урлашу очраклары буенча тикшерү дәвам итә.
Нет комментариев