Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкы сорауларына 18 декабрьгә кадәр җавап бирәчәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе балаларның Яңа ел товарлары: тәм-том, өс һәм аяк киеме, уенчыклар куркынычсызлыгы буенча кайнар линия ачты.
Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкы сорауларына 18 декабрьгә кадәр җавап бирәчәк, дип җиткерә идарәнең матбугат хезмәте. Кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны: (843) 221-90-16. Ул һәр көнне 9.00-17.00 сәгатькә кадәр эшли. Шулай ук мөрәҗәгатьләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00-17.00 сәгатькә кадәр; җомга көнне 10.00-15.45 сәгатькә кадәр (843) 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә.
Нет комментариев