Хәбәрләр

Кече Кайбычның ак әбисе 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Кече Кайбыч авылында гомер итүче Наилә Шаһимәрдән кызы Нигъмәтуллина бүген 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән олуг юбилее белән котларга ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина котларга килде. Туганнары, авылдашлары да аңа җылы теләкләрен җиткерде.

Кошман авылында туып -үскән Наилә әбинең бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Чордашлары кебек аңа да яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килгән.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.


Нет комментариев