КФУ зоологы: Бал кортлары инде уянды, әгәр җылы булса, башка бөҗәкләр дә күренәчәк
Хәбәрләр

КФУ зоологы: Бал кортлары инде уянды, әгәр җылы булса, башка бөҗәкләр дә күренәчәк

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов шулай дип белдерде.

Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә берән-сәрән карда утырган бал кортларын күрергә мөмкин. Гәрчә салкын канлы әлеге бөҗәкләр өчен мондый һава торышы зыянлы.

«Алар кышкы йокыдан уянды, чөнки көннәр җылынды, нәтиҗәдә без менә шундый гадәти булмаган күренешләрне күзәтәбез. Күбәләкләр оча башлады дип әйтмим, әмма бу атна дәвамында җылы торса, башка бөҗәкләр дә уяначак», — диде ул.


Нет комментариев