Беренче өлештә тәрбиячеләр Илһамия Сәлахова һәм Светлана Халикова балалар белән ачык дәрес күрсәтте.
Кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Диләрә Насретдинова юл хәрәкәте иминлеге буенча чара үткәрде. Җыелышның икенче өлеше балалар иминлеге темасына багышланды. Казан шәһәренең юл куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова юл йөрү һәм балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәү, алар катнашындагы аварияләргә юл куймау буенча чыгыш ясады. Янгын күзәтчелеге инспекторы
Резедә Ибраһимова да профилактика максатында әңгәмә үткәрде. Ул янгын чыгу очракларына юл куймау, балаларны хәвеф-хәтәрләрдән саклау турында иде.
Җыелышта мәгариф бүлеге методисты Сиринә Гыйсмәтуллина, бакча мөдире Айгөл Кадыйрова, шәфкать туташы Лилия Шәйхетдинова да чыгыш ясады.
Нет комментариев