Хәбәрләр

Кышкы каникуллар

Яшел чыршылы, Кыш бабай белән Кар кызлы, мандарин исе аңкып торган Яңа ел - балаларның көтеп алган бәйрәме.

Хәзер барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре уза. Ә укучылар кышкы каникулга чыга. Сагынып, көтеп алган каникуллар 30 декабрьдән 10 гыйн­варга кадәр дәвам итә. Укучыларның ялын кү­ңелле итеп оештыру максатында барлык урта гомумбелем бирү һәм төп мәктәпләрдә кышкы лагерьлар ачыла, спорт ярышлары уздыру да күздә тотыла. 5 гыйнварда район мәдә­ният йортында уку алдынгылары, фән олимпиадалары җиңүчеләре, яшь спортчылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үт­кә­релә. Анда барлык мәктәп­ләрдән 125 укучының катнашуы көтелә.


Яңа ел

Нет комментариев