Мәлки ягында тырыш, хезмәт сөючән халык яши
Хәбәрләр

Мәлки ягында тырыш, хезмәт сөючән халык яши

Мәлки авылының мәдәният йортында сәгать бергә билгеләнгән халык җыенына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Казан-Экспо”да узган коллегия утырышыннан вакытында кайтып җитте.

М12 трассасыннан Кайбычка кадәрге юлны бер сәгать дигәндә уздым. Яңа елдан соң Мәскәүгә алты сәгать эчендә барып җиткән идем. Бу федераль трасса безгә яңа мөмкинлекләр ача, районда яңа эш урыннары барлыкка килә. Тормышның сыйфаты, халыкның яшәү шартлары күзгә күренеп яхшыра, — диде Альберт Рәхмәтуллин.- Дәүләт тарафыннан кабул ителгән программалар арасында авылларны үстерүгә юнәлдерелгәннәре дә бар. Моның шулай икәнлеген сез үз җирлегегез мисалында да яхшы күрәсез. Үзара салым программасы гамәлгә кергәч, халыкка аның асылын төбенә тоз коеп диярлек аңлатырга туры килде. Сораулар да күп булды, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә очрады. Ә хәзер җыеннарда бу хакта сүз дә кузгатучы юк, халык аның бик тә кирәкле программа булуын аңлады, чөнки башкарылган эшләр алар күз алдында. Авыл җирлекләре башлыклары җыеннарда үзара салым акчасының нинди эшләргә тотылуы турында тиененә кадәр отчет бирә. Март аенда узачак ил Президентын сайлауларда да актив катнашырсыз дип ышанам.

Альберт Рәхмәтуллин җирлек башлыгы Федор Поляков һәм аның командасының эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. «Федор Поляков матур сүз сөйләп йөрүче түгел, ул — эш кешесе. Мәлки ягында, гомумән, тырыш, хезмәт сөючән халык яши,» диде.

Федор Поляков та чыгышында шуңа басым ясады.

Җирлегебез халкы гомер-гомергә тырышлыгы белән аерылып торды. Авыл җирлегенең нәтиҗәле эшләве халыкның тырышлыгына бәйле. Без терлек асраучылар саны буенча район күләмендә икенче урында торабыз. Виктор Бухаров, мәсәлән, биш сыерга мини- ферма ачты, таналары, кош-кортлары бар. Авыл җирлегендә 185 баш сыер бар. Мәлки авылында −119 сыер, Кыр Буасында −34, Иске Буада — 5, Байморзада 24 сыер бар. Бездә барлыгы 407 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, — диде ул.

Җыелыш район прокуроры Алмаз Сөләйманов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашында узды. Эльвира Хәсбәтулловна үзмшәгульлек программасының өстенлекләре турында сөйләде.

Фельдшер Любовь Батманова авыл халкын диспансеризацияне, флюорографияне вакытында узарга чакырды. Хәзер күп анализларны үзләрендә алалар.

Җыелышта яңгыраган барлык сорауларга да нигезле җаваплар бирелде.


Нет комментариев